Татарстан Рәисе «Питрау» керәшен культурасы фестивален «дөньякүләм бәйрәм» дип бәяләде
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин республикакүләм Питрау бәйрәмен ачу тантанасында халыкны котлап, чыгыш ясады.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Мамадыш районы кешеләре, кайткан кунакларыбыз!
Сезне Питрау бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезне кунакчыл Мамадыш җирендә, ямьле Тырлау аланындагы Питрау бәйрәмендә чын йөрәктән сәламлибез. Инде ничә еллар, һәр керәшен йортындагыча, биредә сезне менә шулай ачык йөз белән каршы алалар.
Питрау шушы 27 ел эчендә күп милләтле Татарстанның мәдәни казанышына әйләнде. Музыкаль мирасны, халык традицияләре,н фольклорны яңартып, берничә буынны ныклы бер җепкә бәйләде, уртак максатка берләштерде. Хәзер безнең җәмгыятьтә халыкның традиционкыйммәтләре игътибар үзәгендә.
Халыкның бердәм тырышлыгы белән, Мамадыш районы һәр өлкәдә, социаль-икътисад эшчәнлектә зур үсешкә ия. Төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, культура һәм спортны үстерүдә республика күләмендәге махсус проектлар зур урын алып тора.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Мамадыш җирлегенең һәрьяклы үсеше өчен тиешле мөмкинекләр тудырганыгыз өчен, Сезгә һәм командагызга район халкы, бүгенге фестивальдә катнашучылар исеменнән тагын бер кат рәхмәтҗиткерәм...
Питрау – мәхәббәт бәйрәме, дуслык, тынычлыкфестивале дә. Бүген махсус хәрби операциядә – тынычлыкны, миллионнарча россиянленең иминлеген, балаларның киләчәген безнең якташлар да саклый. Алар – Бөек Ватаныбызның иң батыр, иң тәвәккәл уллары. Ватан сакчылары елында безнең сугышчыларның батырлыгы алдында баш иябез.
Бәйрәмебездә махсус хәрби операциядәге егетләр, аларның якыннары да бар. Сезгә сабырлык, тизрәк җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез.
Алга таба да Питрауның асылын саклап калып, шулай зурлап уздырсак иде. Бәйрәм күңелле үтсен.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев