Татарстан Рәисе «Питрау» керәшен культурасы фестивален «дөньякүләм бәйрәм» дип бәяләде
XXVII «Питрау» керәшен культурасы бәйрәмен ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов халыкны котлады.
19 июль көнне Җөри авылында узган Питрау бәйрәменә Татарстан Рәисе гаиләсе белән килде. Үз чыгышында Рөстәм Нургалиевич Питрауны «дөньякүләм бәйрәм» дип атады.
– Хәерле кич, кадерле дуслар! Чын күңелдән һәммәгезне дә бүгенге зур бәйрәм – Питрау белән котлыйм
Иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Питрау бәйрәме. Советлар Союзы чорында без качып кына Питрау бәйрәмен күрергә бара идек.
Бүген мондый бәйрәмне ил күләмендә дә эзләп табуы бик авыр. Шуңа күрә, чын күңелдән, шушы бәйрәмне оештырган егетләргә – Иван Михайлович, беренчедән, Сезгә; Вадим Ильич, Сезгә һәм читтән килгән кунакларыбызга –Татарстан районнарыннан, чит регионнардан бик күп кунаклар бар – һәммәгезгә дә зур рәхмәт.
Без күп бәйрәмнәр уздырабыз, әмма мондый югары дәрәҗәдәге, мондый матур бәйрәм... Монда мин күп мәртәбәләр булдым, соңгысында – 2016 елда. Бәйрәмнең оештырылу, уздырылу дәрәҗәсе – дөньякүләм бәйрәмнәргә тиң. Шуңа күрә, барлык оештыручыларга да чиксез зур рәхмәт. Бик матур бәйрәм! Үзегезнең культурагызны, үзегезнең тарихыгызны, үзегезнең традициягезне саклыйсыз. Бәйрәмдә аларның бар нечкәлеге белән чагылыш тапканын күрәбез.
Биредә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр һәм гаиләләре дә бар. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Сезнең Мамадыш районы махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм күрсәтүдә дә бик күп эшли, рәхмәт. Заманалар җиңел түгел, үзегезне саклагыз. Һәммәгезгә дә матур бәйрәм киче,исәнлек-саулык телим, тормышлар – матур, эшләрегез уң булсын.
Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев