Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Татарстан керәшеннәре Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәкләрдә булып кайтты

31 октябрь көнне Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районында «Арумысыз, туганнар» фестивале һәм «Көньяк Урал нагайбәкләре» төбәк иҗтимагый форумы узды.

Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге вәкилләре һәм Мамадыш районы керәшеннәре Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районына «Көньяк Урал нагайбәкләре» төбәк иҗтимагый форумында һәм «Арыумысыз, туганнарыбыз!» фестивалендә катнашып кайтты. Татарстан керәшеннәре Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәк керәшеннәренә ел да шушы вакытта бара – матур традиция, дисәк тә ялышынмас. Быелгы делегация составында - "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе члены Игорь Шрыков, "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече Лиана Самойлова, "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге активисты, республика керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, капитан "җыю командасы керәшеннәре" КВН командалары - Дмитрий Баранов. Мамадыш районыннан исә, район мәдәният бүлеге һәм җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов белән мәдәният йортлары хезмәткәрләреннән тупланган җыелма «Бәрәкәт» фольклор ансамбле

«Көньяк Урал нагайбәкләре» төбәк иҗтимагый форумы быел «Традицияләр һәм хәзерге заман» девизы астында узды. Төп максат: борынгыдан килгән үзенчәлекле культурабызны яшь буынга тапшыру, аларда кызыксыну уяту. Форум докладлар формасында түгел, ә гамәли лабораторияләр форматында оештырылды. Татарстан керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары форумда катнашучыларны безнең республикада яшьләр өчен булдырылган проектлар белән таныштырды һәм аларда катнашулары турында сөйләде. 

«Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең эшчәнлеге турында сөйләдек. Иң уңышлы проектларыбыздан берсе – КВНда уйнавыбызны күрсәттек. КВН буенча мастер-класс та уздырдык. КВНга без юмор проекты буларак кына карамыйбыз. Культурабызны, туган телне мәзәкләр аша да саклап булганына ышанабыз. Безнең бу проект нагайбәкләрдә кызыксыну уятты, – дип сөйләде Игорь Шрыков.

Шул ук көнне кич белән Нагайбәк районының Кассель поселогында «Арумысыз, туганнар!» фестиваль-конкурсы узды. Кассель авылының престол бәйрәме — 4 ноябрь, Көзге Казанский. Шул уңайдан, карендәшләребез үз бәйрәмнәренә кунак төшергәннәр, соңрак «Арумысыз, туганнар!» фестивален оештыра башлаганнар. 

Унөч ел элек жирле район көче белән генә башланган әлеге нагайбәк һәм керәшен культурасына багышланган фестиваль-конкурс хәзер өлкә күләмендә зурлап уздырыла. Елдан-ел күбрәк фольклор коллективлар, солистлар катнаша. 

Мамадыштан «Бәрәкәт» фольклор ансамбле «Солдатка озату» йоласын күрсәтеп, беренче дәрәҗә лауреат булды. Степан Спиридонов сәхнәдән катнашучыларны сәламләп, алга таба да туганлык җепләрен өзмичә яшәргә кирәклеген искәртте. 

Нагайбәкләр ел да Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрауның кадердле кунаклары. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, без ел да аларга Көзге бәйрәмгә барабыз. Яхшы, яратып кабул итәләр безне. Алга таба да туганлык җепләре өзелмәсен иде, бер-беребез белән аралашып, ерак юлларны якын итеп яшәргә язсын, дип сөйләде Степан Спиридонов. 

Фото: Степан Спиридонов, Лиана Самойлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев