Ташкирмәннән Валентина Казанбаева: «Авыл зираты агачлардан чистартылып, юлы каралды»
Лаеш районының Ташкирмән авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Валентина Казанбаева үзара салым акчасына ниләр эшләнгәненә тукталды.
— 2025 елда Ташкирмән зиратында ни гомердән бирле үсеп, инде аварга җиткән агачлар кистерелде. Борынгы каберләр дә күренеп торырлык булып, зират чистарып калды. Бу үзара салым акчасына эшләнде. Узган 2025тә үзара салым акчасы бер кешедән 500 сумнан җыелды бездә. Ташкирмән Макаров авыл җирлегенә керә.
Авыл зиратын чистарту буенча өмәләр оештырылды. Көзгелектә барыбыз да 3-4 мәртәбә секаторлар алып чыгып, зираттагы куакларның ботакларын кистек. Яз аенда да зиратны куаклардан чистартырга дип сөйләштек.

2026 ел өчен үзара салым суммасы үзгәрешсез калды. Гражданнар җыенында (сход) халыктан җыелган ул акчага чүп-чар җыю урынын төзекләндереп, контейнерлар куйдыртырга дип килештек. Контейнерларны запас белән алырга булдык. Бу Макаровка да, безнең авылда да шулай.
Үзара салым акчасына соңгы елларда авыл юллары да төзекләндерелде — вак таш, асфальт вагы салынды. Хәтта тыкрык юлларына кадәр эшләнде. Авылдан зиратка бара торган юллар да каралды.
Авыл кешесе тигез юлдан йөри, урамда һәр йорт каршында кичләрен баганалардагы электр уты яна. Аллага шөкер, караңгыда да урамнарыбыз да якты.
Ташкирмәнең махсус хәрби операциядәге 7 егетенә багышлап, «Геройлар — һәрчак янәшәдә» дигән стенд ясап куйдык авыл мәдәният йортында. Хәрби операциядәге улыбыз Василийның Яңа елда кыска вакытлы ялга кайтыр чагы җитә. 30 яшен Ташкирмәндә бергәләп каршы алырбыз, дип көтәбез.

Яңа гына башланган 2026 елга иң зур теләгем: тизрәк сугыш бетсен дә, балалар исән кайтсын. Йокларга ятсам да, иртән торсам да — телемдә шул теләк... Аналар — улларын, хатыннар — ирләрен, балалар әтиләрен көтеп алып, тулы гаиләләрдә бәхетле тормыш кичерсен бар кеше дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев