Ташкирмәннән Галина Кормачева тормыштан тәм табып яши
Галина түти белән Андрей дәдәй Кормачевлар 50 ел иңне-иңгә куеп яшиләр. Йорт җирләре дә әкият бакчасы аларның.
Галина түти шушы авыл кызы.
«Икебез дә 70не тутырабыз. Яшьтән үк фермада эшләдек. Лаборант идем, дояркалар булмаганда, сыер да саудым. Соңрак, җәйлектә ел саен пешекче булып эшләдем. Мәскәүдән 12 еллап спортчы балалар килде. Шуларны ашаттым. Ирем бик булган кеше — складта да эшләде, инженер да, бригадир да, балыкчы да булды. Тимер эшен ярата, өйдә тимердән ясалган бар нәрсә дә аныкы. Ике кыз үстердек. Алар икеседә авылда, улыбыз — Казанда, үз гаиләләре белән яшиләр. Хәзер ирем белән икебез дә лаеклы ялда, чебиләр үстерәбез, шулар янына чыксак, барлык авырулар онытыла. Безнең даруыбыз да шулар, дип сөенәбез, – дип елмая Галина түти.
Бакчалары да әкияттәге кебек матур. Тезелеп киткән төрле төскә буялган умарталар, фонтан, чәчәкләр, алмагачлар...
9 баш умартабыз бар, үзем карыйм, балалар да килеп булыша. Ояларын ирем ясый. Бал аертканда туганнар белән җыелабыз, үзенә күрә бер бәйрәм ул, шул эштән тәм табабыз», — ди элек «Сүрәкә» ансамбленә йөргән Галина түти.
Төрле районнарга баруларын, ТНВ каналындагы «Җырлыйк әле» тапшыруында булуларын, дипломнар алып кайтуларын да сөйләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев