Тәрбиттән Зоя Аввакумова сугыш ветераны булган әтисе истәлегенә сөлгеләр чиккән
Истәлекле дата – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Кайбыч районының Тәрбит авылында үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Иванович Казаковның кызы Зоя Аввакумова өендә үз куллары белән истәлек почмагы ясаган. Герой әтисе турындагы истәлекне кадерләп саклаучы Зоя Владимировна үз вакытын уникаль сөлгеләр ясауга багышлый,аларның һәркайсы – совет солдатларының батырлыгына хөрмәт йөзеннән эшләнә.
Аның кулындагы җепләр, батырлык, чыдамлык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт символы булган катлаулы бизәкләргә үрелеп, җанлана. Һәрбер чигелеш – әтисе, аның җиңүгә ышанычы турында истәлек ул. Бу сөлгеләр-көнкүреш әйберләре генә түгел, ә патриотизм һәм рәхмәт рухы белән сугарылган чын сәнгать әсәрләре.
Зоя Владимировна гомеренең күп өлешен фермада сыер савучы булып үткәрә.
«Чигәргә яшьтән үк яраттым. Ирем белән биш бала тәрбияләп үстердек. Әтием сугыштан инвалид булып кайтты. Бер күзен югалткан. Әти-әниләрем бик әйбәт кешеләр иде, гел сагынып искә алам. Җиңү көненә багышлап чигелгән сөлгеләр, әтиемә олы хөрмәтем, сагынуым билгесе. Безне – 9 баланы алар какмый-сукмый, эшкә өйрәтеп үстерделәр. Инвалид булса да әтием гел төзелештә эшләде», – диде Зоя түти.
Алар ел саен 9 май көнне әтиләре күмелгән зиратка баралар, чәчәк куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев