Теләче районының Тәмте халкы, читтә яшәүчеларе дә 9 майда, күптәнге традиция буенча, зиратта өмә уздырды.
Тыныч тормышта арабыздан киткән фронтовикларның, вафат булган авылдашларының мәңгелек йортын чуп-чардан чистартып, тәртипкә китерделәр. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә салынган һәйкәлнең тирә-ягын да җыештырдылар.


Соңыннан, гадәт буенча, бергәләшеп, кыр кухнясында пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәмле өмәне Тәмтенең ак түтие Нина Николаевна Капитонова оештырды.

Нет комментариев