Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

СВОда катнашкан Андрей Белышев КФУга укырга кергән

Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң Сәвәләй егете Андрей «Ватанны саклаучылар” фондының Зәй филиалы социаль координаторына эшкә урнаштыруда һәм югары белем алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә ул Казан федераль университетына укырга керә.

Сәвәләй авылы егете  Андрей Белышев махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация кысаларында чакырыла һәм хәрби бурычын үтәгәндә авыр яралана. 

Хәрби зонада күрсәткән каһарманлыгы һәм кыюлыгы, фидакарьлеге өчен «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медальләре белән бүләкләнгән. Ул анда «Лелик» позывноен йөртә.

Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң Андрей “Ватанны саклаучылар” фондының Зәй филиалы социаль координаторы Светлана Фиофиловага эшкә урнаштыруда һәм югары белем алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 

Мәшгульлек үзәге белән берлектә хәрби ветеранга яраклы вакансия сайлана. Шулай ук социаль координатор кирәкле документларны җыеп, аларны кабул итү комиссиясенә җибәрергә ярдәм итә. Нәтиҗәдә бүген Андрей Казан федераль университетында «Технология һәм робот техникасы» белгечлеге буенча белем ала.

Моннан тыш, августта ул Төмәндә «Тараскуль» үзәгендә тернәкләндерү курсы узган. Анда Андрейга физик форманы торгызуга һәм психоэмоциональ халәтне яхшыртуга юнәлдерелгән процедураларның киң спектры тәкъдим ителгән.

Зәф офыклары, Клара Ермолаева

Фото: «Ватанны саклаучылар» фондының район филиалыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев