Светлана Питеркина Рәхмәт хатына лаек булды
Хәбәрләр

Светлана Питеркина Рәхмәт хатына лаек булды

Яңа Чишмә районының Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркинаның хезмәте «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе тарафыннан югары бәяләнде.

Светлана Юрьевна «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул аңа, республикабызның җирле үзидарә органнарындагы нәтиҗәле эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелгән.


Светлана Питеркина 29 ел мәдәният тармагында эшләгән. Ә 2022 елның апреленнән аны авыл җирлеге башлыгы итеп куйганнар. Светлана Юрьевнаның районда җинаятьләрне ачу бүлегендә эшләүче майор улы Пётр да, нефть компаниясендә эшләүче кызы Евгения дә, нефтьче ире дә — аңа һәр башлангычында ныклы терәкләр. Үз хезмәте белән авылдашлары тормышында уңайлыклар тудырырга тырышып йөрүен аңлап, һәрчак ярдәмгә ашыгалар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев