Марафончы Светлана Максимова гаиләдә мунчада әйтә торган сүзләр белән таныштырды.
— Керәшеннәр — җор телле, кин күңелле, им-томнарны да әйтеп сөйләшә торган халык. Безнең гаиләдә мунчада әйтә торган сүзләр бар. Бүтәннәрдә бер дә ишеткәнем юк. Безгә шулай әбиләрдән, әнидән килгән инде. Мунчада, юынып беткәч, чыгар алдыннан, салкынча су белән коенганда, мондый сүзләр әйтелә: «Су сарыксын, Света (коенучы кешенең исеме) калыксын, нарат күк озын, имән күк таза булсын. Бөтен чирләре без күрмәгән, без белмәгән җирләргә үк агып китсеннәр». (Аннары үзеңнең теләкләреңне әйтәсең. Мәсәлән, «Сау-сәламәт, бәхетле, таза булсын. Фәрештәләр хәвеф-хәтәрдән саклап йөртсеннәр, Ходай ярдәменнән ташламасын»).
Аннары, гәүдәдән, чәчтән я кулдан аккан суны бераз чүмечкә җыеп алып, пичнең эссе сала торган авызына «Света өлеше!», дип салып җибәрәсең.
Мунча турында сөйли башлагач, тагын языйм инде. Мунчада җырларга ярамый, дип тә әйтәләр иде. Мунчага, шулай ук, сарайга кергәндә, эндәшеп керергә кирәк. Моны мунча-сарай хуҗасы күренеп, куркытмасын өчен кирәк, дип әйтәләр иде.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев