Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Шүрнәкнең «Сүрәкә» ансамбле мирасыбызны барлап, җырлар-йолалар яздырта

Алабуга районындагы Шүрнәк мәдәният йортының «Сүрәкә» ансамбле 1982 елны мәдәният йорты җитәкчесе Зәйтүнә Хәсәнова һәм яшь белгеч Алексей Бабакаев оеша. Максатлары — авылның йола-гадәтләрен саклап калу, тамашачыга җиткерү.

Ансамбльнең беренче карлыгачлары — Ольга Овечкина, Раиса Овечкина, Анна Куглеева, Зинаида Рыжкова, Анна Морозова, Зоя Захарова, Зоя Маткаева, Екатерина Селиверстова, Анна түти hәм гармунчы Иван дәдәй Каишевлар.

Ансамбль тарихы

Сәхнәгә элгәреге керәшен җыруларын hәм биюләрен алып чыккан «Сүрәкә» фольклор ансамбле тиз арада популярлык яулый. Көне буе фермада эштә булган түтиләр, кайткач хужалыктагы эшләрен тәмамлап, дәртләнеп клубка репетициягә йөгерәләр.

«Зәйтүнә, авылдашыбыз Николай Беловка кияүгә чыгып, читкә күчеп китәләр. Шуннан соң, ансамбль белән методист Татьяна Карманова шөгыльләнә башлый. Моңлы тавышлы биюче кызны түтиләр дә үз итә. Репертуардагы «Солдат озату» җыруы бары тик безнең авылда гына җырлана. Солдат озату, Покрау, Нардуган бәйрәмнәрен дә сәхнәләштердек. Этномәдәни сукмак дигән проектта катнаштык. Авылыбызда район күләмендәге Питрау бәйрәме үткәрдек. Бу беренче адымыбызны уңышлы булды дип саныйбыз. Халык күп җыелды, читтәге авылдашлар да кайтты. Атлар булмаса да, бизәлгән мотоциклларга утырып, бергәләп авыл әйләнеп, бистәр җыйдык. Бу йоланы онытмасыннар дип, балаларны да үзебез белән алдык. Фестиваль-конкурсларга да барабыз. Динебезне дә онытмыйбыз, бергәләп чиркәүгә дә йөрергә тырышабыз», — дип «Сүрәкә»нең тарихы һәм бүгенге тормышы белән таныштырды клубның да, ансамбльнең дә җитәкчесе Роза Роева. — Ансамбленең чишмә башында торучы түтиләребез инде олыгаеп килә. Күбесе 80нән өстә. Үлкә (Ольга) түти Овечкина — 94 яшендә, ә Зоя түти Захаровага — 78. Хәлләрен белеп, күчтәнәчләр алып, өйләренә барабыз. Алар безгә киңәш бирәләр, элекке җыруларны өйрәтәләр».

Шүрнәккә баргач, «Сүрәкә» ансамбленә без дә кушылып җырладык, шунсыз мөмкин дә түгел, алар башкарган «Авыл көе», «Солдат озату» җырулары күңелгә үтеп керә. 

Һәр җыручы кадерле

Бүгенге көндә ансамбльдә — 9 кеше. «Сүрәкә»ансамбле һәм керәшеннең җырлы-биюле мирасын саклау турында алар нәрсә уйлый икән?

Гармунчы Василий Макаров:

«2014 елдан йөрим, хатыным да «Сүрәкә» солисты. Керәшен авылында тудым, мари авылында үстем, рус авылында укыдым. Һәр милләтнең моңлы көйләре бар, аларны гармун аша халыкка җиткерәм. Бар халыкларның да көйләрен яратып уйныйм. «Сүрәкә» — бер гаилә кебек. Бергәләп репетицияләр үткәрәбез, концертларга әзерләнәбез, бер-беребезне хөрмәт итәбез».

Винера Пашаева:

«Ирем белән бергә ике бала үстереп, тәрбияләп, тормыш юлына бастырдык. Мин күптәннән бу ансамбльнең солисты. Чакырсалар, бер дә уйлап тормыйча, йөрәгемнең ешрак тибүен тоеп, сәхнәгә ашыгам. Ансамбльне саклау, яшәтү — төп максатыбыз».

Лилия Чайникова:

«Зәй ягындагы Кәрәкәс авылында туып-үстем. Шүрнәк егете Александр белән без 16 июньдә Сабантуйда таныштык. Дүрт сәгать буе сөйләшеп тордык, ә 29 июньдә инде гаилә кордык. 2002 елдан шушында гомер итәм. Өч бала үстерәбез. 2008 елдан авыл мәдәният йортындагы концертларда катнашам, театрларда уйныйм. Ә инде «Сүрәкә» халык ансамбленә 2014 елда кушылдым. Өлкән яшьтәге әбиләр берәм-берәм китеп баргач, яңа көч кирәк булды. «Сүрәкә»дән башка бер бәйрәм дә узмый авылда. Без — авылның йөзек кашы».

Валентина Каишева:

«Ансамбльгә 1982 елдан бирле йөрим. Коллективта мин иң өлкән кеше. Чакырган һәр җиргә барырга әзербез. Репертуарыбыз бай, халык җырларыннан алып, хәзерге заман композиторларының әсәрләренә кадәр башкарабыз Яшьләр дә безнең белән бергә шөгыльләнә, аларның энергиясе безгә дә күчә. Безнең өчен сәхнә — ул тормыш, яшәү рәвеше».

Валентина Данилова:

«Ата-аналарым керәшен, туганнан бирле шушы авылда. Үз ыруым, авылым белән горурланам. Җитәкчебез Роза Ивановна белән бергә уйнап-үстек. Ул монда эшкә урнашканнан бирле, мин дә шунда. Өлкәннәрдән өйрәнеп, яшьләргә өйрәтергә тырышып, мирасыбызны саклау — максатыбыз. Әле репертуарга авылыбызның «Печән көе»н кертү өстендә эшлибез».

Нина Насирова:

«Ансамбльгә йөри башласам да, сәбәпләр чыгып, беразга китеп тордым. Тик күңелгә нидер җитмәде, бушлык сиздем. Яңадан коллективка кайттым. Көндезләрен вакытым абзардагы малларны карап узса, кичен сәхнәгә чыгып җырлыйм. Барысына да өлгерәм». 

Зинаида Минеева:

«Шүрнәктә туып-үстем. Элекке гадәт буенча, Атиаз авылына урлап киттеләр. Шунда ирем белән 6 ел гомер иттек, ике кызыбыз туды. Ирем бик иртә вафат булды. Үзем сыер савучы булып эшләдем. 2000 елны лаеклы ялга чыктым. Ветераннар советын җитәклим. Өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышам. „Сүрәкә“ ансамблендә җырлып, күңелемне моң белән баетам».

Анна Каишева:

«Мамадыш районының Юкәче авылыннан килен булып төштем. Ирем Павел белән ике кыз үстердек. Озак еллар авыл җирлеге башкарма комитетында хисапчы булып эшләдем. 2001 елдан «Сүрәкә»гә йөрим. Кеше арасында булу, ансамбльдә җырлау күңелгә бер рәхәтлек бирә».

Менә шулай, Олы Шүрнәк авылының фольклор ансамбленә йөрүчеләр эшле тормышның мәгънәсен табып, җыру-биюләре аша халыкка күңел байлыгы өләшеп яши. 

 

  • «Сүрәкә»не 1982 елны оештырыла.
  • 1983-1986 елларда «Сүрәкә» ансамбле Чаллы, Казан шәһәрләрендәге фестивальләрдә катнаша. «Сүрәкә»нең икенче җитәкчесе — Татьяна Павловна. 
  • 1992 елны мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килгән Ләйсән Абакаева ансамбльне яңадан жыеп, җанландырып җибәрә. 
  • 2001-2021 елларда ансамбльгә Алексей Бабакаев җитәкчелек итә. 
  • 2021 елдан башлап ансамбльне Роза Роева җитәкли. 

Алина Кондратьева фотолары, Туганайлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев