Шүрнәкнең күркәм гаиләсе Даниловлар
Алабуга районының Шүрнәк авылында тату яшәүче бәхетле гаиләләр шактый. Фәридә белән Иван Даниловлар 35 елдан артык бер-берсен аңлашып яшиләр.
1990 елны Фәридә бу авылга практика үтәргә килә. Шунда Иван белән очрашып, кавышалар.
«Шәһәр кызы буларак, авыл тормышына өйрәнү җиңел булмады. Шулай да, бирешмәдем, бакча эшләренә дә, сыер саварга да өйрәндем. Маллар да асрадык, ел саен иллеләп казлар да үстердек. Әлбәттә, моның өчен ир-белән хатын арасында мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, ярдәм кирәк. Ике бала үстердек, өч оныгыбыз үсеп килә. Динебез төрле булуы комачауламады. Безнең тормышта шундый бер мизгел булды, әйтәләр бит, тормыш барысына да өйрәтә дип. Өч яшендә улыбыз чирләп китте. Табибларда йөрүдән файда булмагач, каенанам: «Баланы саклау өчен фәрештәсе, аның үз дине булырга тиеш», — дип аңлатты. Шуннан соң, күпмедер уйланып йөргәч, баланы чиркәүгә алып барырга ризалык бирдем. Ышанмассыз, менә шул көннән балабызның сәламәтлеге рәтләнде», — дип сөйли Фәридә.
Сүзгә Иван да кушылды:
«Кирәк булса, мәчеткә көн дә йөртәм, беркайчан да хатынымның үз динендә булуына каршы төшмим. Бер дин дә начарлыкка өйрәтми. Бер-береңә юл куеп яшәргә кирәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев