Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Шүрнәкнең киләчәге яшьләр кулында

Алабуга районының Шүрнәк авылында читтән күченеп кайтучы яшьләр шактый.

Яшьләр дә кала

Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников:

«Авылларда халык саны кими. Шулай да, 2024 елда, җирлектә 6 йорт сатып алынды. Бу Түбән Кама күперен ачу белән бәйле. Әлбәттә, йорт алучылар арасында, күбесе чит төбәк кешеләре, алар җәйге йорт, бакча өчен ала. Пермь ягыннан бер гаилә килеп урнашты. Ике балалары мәктәптә укый. Үзләре «Вятские зори»да эшлиләр. Югары Шүрнәктән Валентин Колчин соңгы елларда игенчелек белән шөгыльләнә. Җитештерү комбинаты ачып, яшьләрне туган якка тарту уе белән яши. Авылда калучы яшьләр дә бар. Дүрт балалы Куглеевлар, өч балалы Титовлар — шундыйлардан. Авылда яшәргә була, су, газ, юл, мәктәп, ике кибет, ФАП, күпрофильле үзәк бар», — дип сөйләде.

Иске клуб бинасы бүгенге көндә музей итеп үзгәртелгән. Авыл музее — җирле халыкны гына түгел, керәшеннәрнең тарихы һәм үзенчәлекле йола-гадәтләре белән кызыксынган туристларны җәлеп итә. Монда кунаклар өчен фольклор ансамбль белән очрашу, заллар буйлап мавыктыргыч экскурсия, милли кухня, керәшеннәрнең җырулары һәм биюләре оештырыла.

Олы Шүрнәк мәктәбе

Авылның ике катлы мәктәбендә 36 бала рус телендә белем ала. Арада төрле милләт балалары бар. Укытучылар, укучылар белән дә аралаштык. Махсус хәрби операциядә булган егетләрнең фотолары куелган һәм исем-фамилияләре язылган стендларны, СВОда һәлак булган авылдашлары Всеволод Такмашов истәлегенә куелган хәтер тактасын күрдек. Мәктәп Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары, Дан орденнарының тулы кавалеры, «Кызыл Йолдыз» ордены иясе Петр Захаров исемен йөртә. Мәктәп музеенда да булдык. Керәшенлекне югалтмаска тырышалар — керәшен бию-җыруларын өйрәнәләр, бәйрәмнәрне үткәрәләр. Шушы көннәрдә генә Олы Шүрнәк мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылган. Хәзер инициативалы педагогларның иҗади мәйданчыклары бар, алар физика, химия һәм биология буенча югары дәрәҗәдә лаборатория тикшеренүләре үткәрергә мөмкинлек бирә торган заманча җайланмалар белән җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев