«Сүрәкә» халык фольклор ансамбле «Нардуган»ны күрсәтте
22 гыйнварда Ленино авыл җирлегендә эшлекле активлыкны үстерүгә багышланган авыл җирлекләре башлыкларының киңәшмәсе узды.
Чара барышында эш мәсьәләләрен тикшерүдән тыш, мәдәни чыгыш та булды. «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле «Нардуган» йоласыннан өзек тәкъдим итте, бу очрашу программасына ямь өстәде. Бу чыгыш традицияләрнең икътисад һәм социаль үсеш өлкәсендә яңа казанышларга илһам бирә алуын күрсәтте.
«Сүрәкә» ансамбле башкарган «Нардуган» йоласы – ул матур күренеш кенә түгел, ә буыннар бәйләнеше, халыкның рухи бердәмлеген формалаштыручы уникаль кыйммәтләрнең берсе», – диде авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.

Светлана Питеркина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев