«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында, 23 август көнне Теләче районы Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен табигать кочагында иҗади чара үткәрделәр.
«Ял итәбез — укыйбыз, үсәбез!» дип исемләнгән әдәби сәгатьтә балалар әкиятләр һәм маҗаралы хикәяләр дөньясына сәяхәт кылдылар. Укучылар үзләре дә актив катнашып, яраткан шигырьләрен сөйләделәр һәм үзләре укыган китаплар турында кызыклы фикерләре белән уртаклаштылар.
«Әлеге чара балаларда китапка мәхәббәт уяту, аларның сөйләм телен үстерү һәм җәйге ялларын файдалы итеп оештыру максатыннан үткәрелде. Көн җылы һәм дустанә атмосферада узды, барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралыштылар», – диделәр мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Фото мәдәният йортыннан алынды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев