Субаш авылы клубында үзенчәлекле мастер-класс узды
Теләче районының Субаш авылында декоратив-гамәли сәнгать буенча уздырылган мастер-класста волонтерлар табигый материаллардан уникаль әйберләр ясарга өйрәнделәр.
Мастер-класска килүчеләр җептән әйберләр бәйләделәр, оригами техникасын үзләштерделәр, шулай ук халык кәсепләре тарихы һәм традицияләре белән дә таныштылар. Һәр катнашучы үзенең креативлыгын күрсәтә алды һәм үз куллары белән ниндидер бер үзенчәлекле әйбер ясады.
Мәдәният волонтерлары халык арасында, аеруча яшьләр арасында сәнгатьне һәм мәдәниятне популярлаштыруда мөһим роль уйныйлар. Алар күргәзмәләр, концертлар, фестивальләр һәм башка чаралар оештыралар. Бу мастер-класс катнашучылар өчен үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә волонтерлыкның төрле яшьтәге һәм кызыксынудагы кешеләрне берләштерә алуының ачык мисалы булды.

Татьяна Романова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев