Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Су объектларында куркынычсызлык»: коткаручы Михаил Казанбаев Ташкирмән укучылар белән очрашты

Лаеш районының Ташкирмән мәктәбенә әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының зональ-эзләнү отрядында коткаручы булып эшләүче Михаил Казанбаев килгән.

Михаил укучылар белән «Су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән тема буенча судагы тәртип кагыйдәләре турында әңгәмә үткәргән.

«Су белән бәйле бик күп фаҗигаләр була. Аларның күпчелеге тәртип һәм гади куркынычсызлык чараларын исәпкә алмау нәтиҗәсе. Әңгәмә барышында Михаил егетләргә елгалар һәм сулыкларда тәртип кагыйдәләре, коткару ысуллары турында искә төшерде», — дип сөйләде укытучы Ирина Киселева.

Россиядә ел саен меңләгән кеше суда бата — бу бик җитди саннар. Аларның якынча 30-35% балалар. 

«Шулай ук, билгесез сулыкта коену җитди җәрәхәтләргә китерә. Сулык төбендә булган әйберләргә бәрелеп җәрәхәт алырга мөмкин», — диде Михаил Казанбаев. 

Әңгәмә барышында укучылар да актив катнашкан. Кызыксындырган сорауларын биргәннәр. Ирина Киселева әйтүенчә, укучылар судагы тәртип кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытканнар, көз-кыш чорында елгалар һәм сулыкларда тәртип кагыйдәләре турындагы мәгълүматны стендка урнаштырганнар.

Ирина Киселева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев