Студент кызларга декрет пособиеләрен ун тапкырга арттырырга тәкъдим иткәннәр
Хезмәт министрлыгы көндезге бүлектә укучы Россия студентларына декрет пособиеләрен төбәккә карап 74,9–235,4 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән.
Министрлык пособиене исәпләү кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим итә, аның күләме хәзер стипендиягә бәйле, ә ул уртача аена 2-5 мең сум тәшкил итә. Студент кызларга декрет акчаларын федераль һәм төбәк бюджетларыннан белем бирү оешмалары түли. Шулай итеп, яшь әниләр 9,3–23,3 мең сум ала ала.
Закон проекты тарафыннан пособие күләмен студент яши торган төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 100 процентка кадәр арттырырга һәм стипендияләр суммасын исәпкә алмаска тәкъдим ителә.
«Известия» басмасына Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, документны Дәүләт Думасына язгы сессиягә кертү планлаштырыла. Проект Президент кушуы буенча эшләнгән һәм өстенлекле тәртиптә кабул ителергә мөмкин, ә үз көченә инде сентябрьгә керергә мөмкин, дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев