Хәбәрләр

«Созвездие — Йолдызлык» Республика телевизион яшьләр фестивале Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак

Барлыгы 2,5 меңнән артык эстрада номеры булачак. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучы елына багышлана, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Быел ун зона этабы планлаштырылган. Алар шул исәптән Казанда, Түбән Камада һәм Чаллыда, шулай ук иҗади сменалар Кырымда уза. Ел башыннан составына Татарстан һәм Россиянең танылган сәнгать эшлеклеләре кергән жюри муниципалитетларда мастер-класслар үткәрә.

«Бу проект республика мәдәни тормышының якты чагылышы гына түгел, ә патриотик тәрбия һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калу үрнәге дә булып тора», — дип билгеләп үтте профиль ведомство башлыгы.

Фестивальнең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Гала-концерты 30 мартта узачак.

«Фестиваль хәрәкәте республикадагы яшьләрнең визит карточкасы булып тора, бөтен Россиягә яшь татарстанлыларның мәдәни потенциалын һәм иҗади казанышларын күрсәтә. Фестивальдә катнашучылар киләчәктә дә тамашачыларны югары осталыгы һәм таланты белән сөендерер дип ышанам», — дип сүзен төгәлләде Ринат Садыйков.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев