Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар өчен аерым программа булачак
Хәбәрләр

Сөт җитештерү белән шөгыльләнүче фермерлар өчен аерым программа булачак

Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов Татарстанның профильле министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

Роман Некрасов сүзләренчә, программа фермер хуҗалыкларына үз технологик дәрәҗәсен һәм җитештерү күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Фермер хуҗалыкларында савым сыерлары баш санын 1 меңгә җиткерү һәм аннан да арттыру буенча программа эшлибез. Шуның нәтиҗәсендә фермерның башлангыч керткән акчасы гомуми инвестицияләрнең 15 процентыннан артык булмаячак. Калганы — грант ярдәме һәм банк продукты. Бу программа быел ук эшләнер дигән өметтә калабыз», — дип белдерде Роман Некрасов.

Некрасов республикада нәселле терлекчелекне үстерү мөмкинлекләре дә зур булуын билгеләп узды.

«Нәселле савым сыерлары саны буенча Татарстан беренче урында. Моның нигезендә шушы катлаулы, әмма керемле тармакның үсеш юнәлешләрен формалаштырырга мөмкин», — дип әйтә ул.

Татар-информ


Нет комментариев