Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Шоферлар өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча сынау кертергә мөмкиннәр

РФ Иҗтимагый палатасы Эчке эшләр министрлыгына машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру кысаларында юл-транспорт һәлакәтләре вакытында беренче ярдәм күрсәтүдә гамәли күнекмәләрне мәҗбүри тикшерүне кертергә тәкъдим итте.

Шул хактагы тәкъдимнәр җәмәгать эшлеклеләре әзерләгән документта урын алган, аның тексты ТАСС агентлыгы карамагында бар.

«Транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгын алган вакытта үткәрелә торган дәүләт аттестациясе структурасына кандидатлар арасында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән мәҗбүри практик блокны кертү мөмкинлеген карау максатка ярашлы булачак», — диелә киңәшләрдә.

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, мондый чара булачак машина йөртүчеләрнең авария очракларында тиешле гамәл кылуга әзерлеген объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк һәм юлларда иминлек дәрәҗәсен арттырачак.

Иҗтимагый палатада шулай ук беренче ярдәм буенча курсны, академик сәгатьләр санын арттырып һәм гамәли әзерлеккә басым ясап, аерым уку модуленә бүлергә тәкъдим иттеләр. Җәмәгать эшлеклеләре бу фәнне тиешле юнәлешләр буенча һөнәри әзерлек яки квалификация күтәрү курслары узган белгечләр укытырга тиеш дип саный.

Моннан тыш, белем бирү программасын стресска каршы торучанлыкны үстерүгә һәм ашыгыч хәлләрдә үз-үзеңне психологик көйләү алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән элементлар белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Экспертлар фикеренчә, курслар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия Кызыл Хач җәмгыятенең укыту үзәкләре базасында узарга мөмкин.

Хәзерге вакытта «Юл-транспорт һәлакәте вакытында беренче ярдәм» курсы 16 академик сәгатьне үз эченә ала, аларның яртысы теориягә бирелә. Әмма, Иҗтимагый палатада билгеләп үтүләренчә, дәресләр еш кына формаль характерда була һәм танышу лекциясе белән чикләнә. Күпчелек очракта имтихан тапшырганда гамәлгә күнекмәләрне тикшерүгә игътибар бирелми.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев