Синоптиклар фаразы: җәйнең күп вакытында һава температурасы +23..+28 градус булачак
Хәбәрләр

Синоптиклар фаразы: җәйнең күп вакытында һава температурасы +23..+28 градус булачак

Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.

Александр Ильин хәбәр итүенчә, һава температура +20..+25 градуска кадәр төшкән кыска вакытлы салкынча чорлар булачак, әмма җәйнең күп өлешендә республикада һава температурасы +23 дәрәҗәсендә була.

Синоптик җәйдә республикада термометр баганалары +30 градустан югары күтәрелгән чор да булачак, дип өстәде.

Татар-информ


Нет комментариев