Синоптик фаразы: Татарстанда быел алтын көз соңрак киләчәк
Хәбәрләр

Синоптик фаразы: Татарстанда быел алтын көз соңрак киләчәк

Бу хакта «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итә.

Татарстанда быел алтын көз 2024 елга караганда соңрак киләчәк. Моның сәбәбе — яңгырларның күп явуы, дип белдерде  «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин.

«Яңгырлар күп яву сәбәпле, бу сезонда Татарстан Республикасында яфраклар соңрак коелачак. Явым-төшемнең күп, ә кояш нурларының аз булуы әлеге вакыйганы кичектереп тора. Шуңа күрә, быел көз узган елдагыга караганда соңрак киләчәк», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гадәттә яфраклар коелу октябрь башында яки уртасында, һава температурасы төшкәч, көннәрнең кыскаруы белән башлана.

Яфраклар коелу — һава шартларына бәйле табигый процесс, шуңа күрә аның башлануы елдан-ел аз гына үзгәрергә мөмкин.

Татар-информ


Нет комментариев