«Сез безнең өчен геройлар»: Зәй керәшен оешмасы ялга кайткан хәрбиләрне кунакка җыйды
Зәй район керәшен иҗтимагый оешмасы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләрен ашка алуны традициягә кертте. Чираттагы очрашу шәһәрнең бер кафесында оештырылды.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашты. Ул әлеге егетләр белән гуманитар ярдәм илтә барганда алар белән очрашырга тырыша.
— Махсус хәрби операция башлангач, сез беренчеләрдән булып Ватан сагына бастыгыз. Алдыгызда торган бурычны намус белән үтисез. Сез безнең өчен чын геройлар, рәхмәт сезгә, — диде ул.
Зәй керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Валентин Атласов егетләрне оешма эшчәнлеге белән таныштырды, аларның туган якларга исән-имин, җиңү яулап кайтуларын теләде, махсус хәрби операциядән кайткач, район керәшеннәр тормышында актив катнашырга чакырды.

Очрашуда катнашучылар илебез иминлеге сагында торган егетләргә рәхмәт белдереп, аларны геройлар, бүгенге тарихны язучылар дип атадылар.
Очрашуга килгән егетләр намуслы хезмәтләре өчен дәүләт һәм Оброна министрлыгы бүләкләренә лаек булганнар. «Нео» позывноен йөртүче Александр Бистәсе авылы егете тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән, офицер. 2004-2014 елларда Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 2016 елдан янә контракт буенча хезмәттә.
Себердә хәрби хезмәт иткәндә махсус хәрби операция зонасына чакырыла.
Евгений туган шәһәре хөрмәтенә хәрби зонада «Заинск» позывноен йөртә. Херсон юнәлешендә хезмәт итүче егет — полк командиры урынбасары. Валера — «Абрам» яралану сәбәпле, бүгенге көндә реабилитация уза.
Очрашу барышында егетләр хезмәт шартлары, хезмәттәшләре арасында хәрби рух һәм дуслык турында сөйләде.
— Якташларыбызның безгә терәк булуын тоябыз. Башка өлкә, шәһәрләрдән булган хезмәттәшләребез дә бу турыда әйтә. Без тыл белән көчле. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруны башлап йөрүчеләргә, маскировка челтәрләре үрүче, окоп шәмнәре ясаучы, коры ашлар әзерләүчеләргә, безгә булышлык итүче һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Җиңү, әлбәттә, безнең якта булачак, — диде алар.
Вениамин хәрбиләргә ярдәм итүдә зур ярдәме һәм гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына илтеп тапшыруы өчен Валентин Атласовны часть командиры исеменнән «Махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм өчен» медале белән бүләкләде.
Клара Ермолаева, «Зәй офыклары»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев