Балык Бистәсе районының Шеморбаш авылы китапханәчесе Татьяна Андреева «Хәтер линейкасы» акциясендә катнашырга авылдашларын чакырган.
«Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе - ул безнең тарихны хөрмәтләү, батырларыбызны искә алу һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен бик мөһим. Татьяна Андреева сүзләренчә, утыртылган һәрбер агач - ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларның истәлеге, ул үсеп, ныгып, киләчәк буыннарга аларның батырлыгын сөйләячәк.
“Авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшеп, авылдашлар группасына белдерү яздым. Шактый гына кеше кушылды. Агачларны зират кырыенда, елга ярына утырттык. Авыл җирлеге башлыгы нарат, чыршы үсентесен Лесхоздан алып кайтты”, – диде Татьяна Васильевна.
Нет комментариев