Село-Чурада Олег Кириллов истәлегенә хоккей турниры узды
Кукмара районының Село-Чура авылында 2025 елның 2 мартында узган әлеге чарада төрле авыллардан килгән командалар катнашты.
Село-Чура авылында СВОда һәлак булган Олег Кириллов истәлегенә хоккей турниры уздырылды. Бу чара авыл халкы өчен бик мөһим. Олегның батырлыгы һәркемнең йөрәгендә мәңге сакланачак. Турнирда Село-Чурадан ике команда, шулай ук Вахит, Поршур, Теләче, Үрәсбаш һәм Түбән Чура авылларыннан килгән командалар катнашты.
“Яшьләр бик тырышып көч сынаштылар, һәр команда үзенең иң яхшы уенын күрсәтергә тырышты. Спорт ярышы барышында дуслык һәм бердәмлек хөкем сөрде. Олегның әти-әнисе, якыннары һәм туганнары бу истәлекле чараны оештыруда актив катнаштылар. Алар зур казанда пылау, коймак пешереп, кайнар чәй белән халыкны сыйладылар. Турнир ахырында җиңгән командаларга кубоклар тапшырылды”, – дип хәбәр итте авылдашлары Валерий Михайлов.
Батырларның исемнәре мәңгелек, һәм без аларны һәрвакыт хәтердә тотачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев