Село-Чура мәдәният йортында гаилә бәйрәме булган
Кукмара районының Село-Чура мәдәният йортында «Мин яратам сине, тормыш» дип исемләнгән концертта авылның үрнәк булырлык 5 гаиләсе катнашкан.
Бәйрәмдә катнашучы 5 гаиләнең барысы да шәхси эшмәкәрләр. Кичәдә үзләре белән якыннанрак таныштырып, шәхси эш башлау тарихы турында сөйләгәннәр.
«Гаилә фотоархивы тәкъдим ителде. Бәйрәм алар белән аралашып, кызыклы уеннар уйнап, жыр-бию белән үрелеп барды. Барлык гаиләләрне дә котларга балалары, туганнары жыелды. Кичә бик җылы атмосферада узып китте, барлык кунаклар күп рәхмәтләр җиткерделәр», – дип әйтте клуб җитәкчесе Лариса Осипова.


Кичәдә катнашкан Кирилловлар гаиләсе:
«Бик матур һәм файдалы кичә булды бу. Монда авыл тормышыннан, эштән куркып калмаска, тату гомер итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Мисаллар китерелде. Яшьләр шәһәргә ашкына, юкса, авыл җирендә дә яшәргә мөмкинлек зур».
Елена Кириллова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев