Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Село-Чура җирлеге Вахит авылы көнендә керәшен мәдәниятен күрсәтте

19 июльдә, Кукмара районындагы Вахитта авыл көне быел үзенчәлекле булды.

Анда Село-Чура мәктәбе, мәдәният йорты, балалар бакчасы коллективлары бары тик кунак буларак кына түгел, ә бәйрәмнең төп бизәге булып катнаштылар.

«Безнең авыл җирлеге бу көнне үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәттеләр һәм туган якның кадерле тарихын, керәшеннәрнең бай мәдәни мирасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Мәктәп музеендагы экспонатлар, балаларның кул эшләре авыл халкында зур кызыксыну уятты. Авыл халкының җылы каршы алуы һәм уртак бәйрәм рухы күңелләрдә озакка сакланырлык якты истәлек булып калды», – дип сөйләделәр чуралылар.

Мондый чаралар коллективлар өчен халык белән аралашу, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру өчен искиткеч мәйданчык та бит әле. Үткәннән килгән мирасыбыз, халкыбызның бердәмлеге яшәгәндә, мәдәниятебез дә яшәячәк. Моны Вахитта үткән бәйрәм тагын бер кат исбатлады.

Эльмира Тукеева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев