Сәвәләйнең мәдәният йорты хезмәткәрләре өмә ясаганнар
Зәй районының Сәвәләй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәләрне еш оештыра.
28 май көнне мәдәният хезмәткәрләре бергәләшеп мәдәният йорты тирәсендә зур өмә үткәрделәр. Алар биредә чәчәк түтәлләрен яңарттылар, матур итеп буядылар, әйләнә-тирәдәге үләннәрне чаптырып, тәртипкә китерделәр. Мәдәният йорты тирәсе ялт итеп, яңа төсләргә күмелде!
«Бу көнне һәркем күңеленә якын эш тапты. Берәүләр иске урындыкларны яңартты, икенчеләре коймаларны чистартты. Эш барышында көлү, шаяру тавышлары ишетелеп торды, чөнки барысы да бер максатка - мәдәният йортын тагын да ямьлерәк итүгә юнәлгән иде. Кичкә таба, кояш баеганда, мәдәният йорты тирәсе чын мәгънәсендә үзгәргән, яңа сулыш алган иде. Бу көн мәдәният хезмәткәрләренең бердәмлеген, үз эшләренең кадерен белүләрен күрсәтте. Һәм иң мөһиме - аларның хезмәте халыкка шатлык, күңел күтәренкелеге бүләк итәчәк!», – дип сөйләде клуб җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев