Сәвәләйдән Владимир Кашаев җырлары, гармун моңнары белән авылдашларын сөендереп яши
Сәвәләй авылында гомер итүче Владимир Мартияновичка 80 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Владимир Мартияновичны 80 яшьлек юбилее белән хезмәттәшләре, авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина котлады.
Владимир Кашаев туган нигезне саклап Сәвәләй авылында яши. Чаллыда төрле өлкәләрдә хезмәт куйган. Ул гел алдынгылар рәтендә булган. Укытучы, инженер, бригадир һәм башка шундый вазифаларда эшләгән. Тормыш иптәше Галия апа белән 30 ел коррекцион мәктәптә укыткан.
Лаеклы ялга чыккач Кашаевлар Сәвәләй авылына кайтып төпләнгәннәр. Һәм Владимир дәдәй авылны кайгыртып яши, Сәвәләйнең Ак дәдәе дә әле ул. 80 яшендә дә авыл мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшли. Районда узучы барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Өздереп моңлы итеп гармунда уйный.
«Владимир Мартиянович кебек кешенең мәдәният йортында эшләве безнең өчен бәхет ул. Авылның мәдәни тормышында кайнап кына калмыйча, Сәвәләйдә кирәкле эшләрне оештыруда да зур эш башкара. Юбилее белән котлап, без аңа сәламәтлек, иҗат дәртенең сүнмәвен телибез», — ди мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
Зәй офыклары, Клара Ермолаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев