Бүгенге көндә хәрби операцияләрдә катнашучы егетләребезгә ярдәм күрсәтү – безнең барыбызның да бурычы.
Авылларда яшәүчеләр дә, үзләренең хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышалар.
Зәй районының Сәвәләй авылында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә токмач кискәннәр.
“Бу чара, безнең батыр солдатларыбызга ярдәм күрсәтү һәм аларның батырлыгын хөрмәтләү максатыннан оештырылды. Бу көнне без барыбыз да бергә булып, егетләребезгә җылы сүзләр, изге теләкләр юлладык. Эшләгән эшләребезнең файдасы булып, егетләребезгә туган ил җылысын җиткезсен иде. Барысы да исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде. Аларның батырлыгы, тырышлыгы һәм ватанга мәхәббәте безнең өчен һәрвакыт үрнәк”,– дип сөйләде мәдәният йорты хезмәткәре Ләйлә Сабаева.
Нет комментариев