Сәвәләйдә махсус хәрби операциядә катнашучы егет белән очрашу булды
Зәй районының Сәвәләй егете Андрей мәктәп укучылар һәм яшьармиячеләр белән очрашуга килде.
Андрей махсус хәрби операциядә мобилизация буенча катнаша. Хәрби зонада күрсәткән каһарманлыгы һәм кыюлыгы, фидакарьлеге өчен «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән. Ул анда «Лелик» позывноен йөртә.
Очрашу барышында ул хәрби хезмәте, Россия хәрбиләренең батырлыгы турында сөйләде. Бу очрашу укучыларда тирән тәэсир калдырды һәм һәрберебезнең ил язмышындагы роле турында уйланырга этәрде, дип хәбәр итә «Зәй офыклары» сайты.
Андрей очрашу ахырында яшьармиячеләргә бронежилет, каскалар бүләк итте.
Клара Ермолаева, фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев