Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәвәләй һәм Якты Күл авылы укучылары өчен патриотик чара узды

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәгеләргә багышланган чаралар циклын дәвам итә. Алар, Сәвәләй һәм Якты Күл авылы мәктәпләре укучылары өчен «Герой, синең исемеңне данлыйбыз» дигән патриотик чара үткәрделәр.

Балаларга хәрбиләр батырлыклары белән бергә Зәйнең волонтерлык хәрәкәте активистлары турында да сөйләделәр. Укучыларга Кама аръягындагы иң эре маскировка челтәрләре үрүчеләр хәрәкәтенең «Zаинск Vами» берләшмәсе цехларында җитештерелгән продукцияне күрсәттеләр.

«Чараның максаты яшь буында актив гражданлык позициясен формалаштыру белән бергә аларның йөрәкләрендә патриотизм чаткыларын кабызу, яшь гражданнар алдында безнең көннәрдә күрсәткән халык каһарманлыгы үрнәкләрен ачу иде. Үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүче, тиңдәшсез батырлык һәм ныклык күрсәтүче, хәтта үз гомерләрен корбан итүче якташ геройларның батырлыкларына аерым игътибар бирелде», — ди музейның фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.

 

Чарада Якты Күл мәктәбе укытучылары «Рузя» позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары турында хисләнеп сөйләделәр. «Рузя» дәүләт бүләкләренә һәм оборона министрлыгы бүләкләренә, IV дәрәҗәдәге «Георгий тәресе» Изге Георгий билгесенә лаек булган. Укытучылар аның турында тирән горурлык хисе белән сөйләп, мәктәп елларында егетнең бик актив һәм дустанә укучы булуын искә алганнар.

Соңыннан барысы бергәләп махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнар. 

Музейда шулай ук «Тыл һәм фронт бердәм» күргәзмәсе әзерләнгән. 

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев