Хәбәрләр

Сарсаз-Баграждан Светлана Журавлева Татарстанның мәгариф отличнигы билгесенә лаек булды

Зәй шәһәрендә узган август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Министрлык грамоталары, мактаулы исемнәр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр исемлегендә — тәрбиячеләр, фән укытучылары, логопедлар һәм учреждение җитәкчеләре. 

Алар арасында Сарсаз-Баграж мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Светлана Журавлева да бар. Светлана Михайловна «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» күкрәк билгесенә лаек булды.  Бу — аның күпьеллык намуслы хезмәтенең, балаларга булган чиксез мәхәббәтенең лаеклы бәясе. Котлыйбыз, Светлана Михайловна!

Фото: Зәй керәшеннәре


Нет комментариев