Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры Валентин Мартемьянов Яңа елга теләкләрен әйтте
Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры Валентин Мартемьянов белән үткән елга йомгак ясап, 2026 елга теләкләре турында сөйләштек.
– Кадерле карендәшләрем, сезне иң сихри бәйрәм – Яңа ел белән ихлас күңелдән котлыйм.
Яңа елны шатлыклы кәеф һәм зур өметләр белән каршылавыгызны телим. Һәр кешенең туган елына карамастан, аның холкы үзенчәлекле була, дип саныйм.
Үтеп баручы ел гаиләбез өчен дә матур булды, эштә дә шактый гына уңышлар яуланды. Ат елы да һәркемгә иминлек, уңышлар, байлык, көч-куәт һәм энергия алып килсен, иң матур хыяллар тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышаныч ныгысын. Гаиләдә татулык һәм иминлек булсын, ә бәйрәм рухы ел буе саклансын.
Елан елы үзенең шатлыклары, сөенечләре белән истә калсын. Ат елында ил-көннәребез тыныч булсын, авылларыбыз гөрләп торсын, мәктәптә укучылар саны артсын, 2026 ел яңа җиңүләр һәм бәхетләр елына әйләнсен!
А.Кондратьева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев