Сарсаз-Баграж мәдәният йортында бер ел инде маскировка челтәрен үрәләр
22 февральдә Сарсаз-Багражда маскировка челтәре үрүчеләр төркеменә бер ел булды.
Бер ел дәвамында алар хәрбиләр өчен 260 челтәр үрделәр. Алны-ялны белмичә алар ел дәвамында Сарсаз-Баграж мәдәният йортында волонтерлык эше белән шөгельләнүләрен дәвам итеп җиңүне якынайтуларына ышаналар. Челтәрләрне үрү процессы гади генә түгел, ә күп вакыт һәм көч таләп итә. Ләкин аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, үрелгән челтәрләр сны артканнан-арта бара.
«Үткән ялларда мәдәният хезмәткәрләре алар өчен кечкенә генә ял оештырдылар. Урамда кызыклы уеннар уйнап, күңелле вакыт уздырдылар. Кергәч, коймак белән чәй дә тәмле булды», — дип хәбәр иттеләр Сарсаз-Баграждан.
Сарсаз-Баграж мәдәният йортының волонтерлары, хәрбиләргә ярдәм итү өчен һәрвакыт әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев