Сарсаж Баграж авылы халык СВОдагы якташлары өчен 400дән артык маскировка челтәре үргән
Баграж җирлегенә кергән өч авылда да халык Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен маскировка челтәре үрергә йөри.
Волонтёрлык ярдәме буларак, үзләренең буш вакытлары исәбенә башкара алар бу игелекле эшне. Хәрби бурыч үтәүчеләр өчен сугыш кирәк-ярагы булган маскировка челтәрен дә биредә СВОдагыларга ярдәм җыю кампаниясе башланганнан бирле үрәләр. Иртәнге 8дән көндезге 12гә кадәр — хөкүмәт эшенә йөргәндәй — бер көн дә калмыйча киләләр. 9-10 кешелек төркемдә — СВОдагы Михаилның әнисе Мария Пукаева, СВОдан улы яраланып кайткан Нина Зверева, Мария Биканова, Елена Биканова, Роза Иванова, Светлана Матвеева, Галина Минеева, Людмила Шиповская һәм Николай Григорьев.
Лаеклы ялдагы бу карендәшләрдән кала, 40 яшьләрдәге Наталья да килеп булышып йөри. 15 көн читтә эшли дә, айның калган көннәрендә килеп, челтәр үреп китә. Читтән күченеп килгән бу рус гаиләсе авылда үз кешегә әйләнгән. Оештыручылары Светлана Исаковна да читтән кайткан. Әнисе шушы яктан булган Светлана Матвееваны бик тырыш, уңган-булган дип, мактап торды Мария.
Бу уңган карендәшләр үргән маскировка челтәрләре хәрби хәрәкәттәге ир-егетләрне сакласын. Фронт сызыгына якын урында хәрби бурыч үтәүче Михаил Пукаевның, СВОдагы барлык сугышчыларның тынычлык урнаштырып, туган якларына кайтыр көннәре тизрәк җитсен дә, әти-әниләрен, якыннарын исән-сау булулары белән шатландырсыннар иде инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев