Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Сандугач үксүе»: Никифор Тукмачевның яңа китабы дөнья күрде

Югары Баграж егете, Түбән Камада яшәп иҗат итүче шагыйрь Никифор Тукмачевның бу - өченче китабы. Ул 2025 елның соңгы көннәрендә Казанның «Куранты» типографиясендә 300 данәдә басылып чыкты.

«Сандугач үкүсе» җыентыгына Никифор Ионовичның соңгы елларда иҗат ителгән һәм, шулай ук, моңа кадәр чыккан китапларында басылганнары — халык яраткан җырларга әйләнгәннәре дә, поэзия үрнәге булырдай шигырьләре дә кергән. 

Бу соңгы китабына кадәр, шагыйрь Никифорның «Гомерем Питраулары» (2008 ел) һәм «Таң суы» (2016 ел) китаплары басылып, шигырь яратучылар күңелендә урын алган иде. 

Китапның исеменә килгәндә, кереш сүздә язылганча, «бар иҗаты сандугач үксүен хәтерләткән... шагыйрь Тукмачев иҗатын бар тирәнлеге белән аңлар өчен, Никифор булып карарга кирәк». Сүз уңаеннан, җырчы шагыйрь, Россиянең — атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев та бу китапны әзерләгәндә, аның «Сандугач үксүе» дигән исем белән аталуын хуплаган иде. 

Февраль азагында 84 яшен билгеләп үтәчәк Никифор Тукмачев үзе «Сандугач үксүе»н бастырып чыгару чыгымын күтәрешкән һәр карендәшкә — беренче чиратта, акча җыюны оештырган Кабан Бастырык (Зәй районы) керәшене Илья Батаев белән Әхмәт авылыннан Вениамин Князевка, Түбән Кама районының Балчыклы авылы егете Юрий Ивановка, Келәтле егете Геннадий Муллинга (ул китапларны типографиядән килеп тә алды) һәм, әлбәттә, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдиновага, аның урынбасары Эльмира Гыйльметдиновага чиксез рәхмәтле. 

351 биттән торган «Сандугач үксүе» китабындагы шигырьләр арасыннан һәркем үз күңеленә ошаганын табар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев