Сакланып йөрегез! Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арткан
Хәбәрләр

Сакланып йөрегез! Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арткан

27 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстанда грипп һәм ОРВИ йоктыруның 10 044 очрагы теркәлгән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, авыручылар алдагы атнага караганда 8,7 процентка күбрәк.

Статистик мәгълүматлар буенча, күбесенчә ике яшькә кадәрге балалар, 7-14 яшьлек мәктәп укучылары һәм 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авырый. Респиратор авырулар арасында гриппоз булмаган этиологияле вируслар өстенлек итә. Шул ук вакытта, коронавирус йоктыручылар кими, бер атна эчендә 92 очрак теркәлгән.

Татарстанда 1 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан инде — бу республикадагы барлык халыкның 41,7 проценты. Роспотребнадзорда искәртүләренчә, прививкадан соң формалаша торган иммунитет якынча 12 ай саклана. Шуңа күрә үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне саклау өчен ел саен прививка ясатырга киңәш ителә.

Ватаным Татарстан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев