Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Шаккатмалы ул!»: Албайның Ишмай тавыннан шуарга күрше авыллардан да киләләр

Мамадыш районының Албай авылында Сергей Ишмаев инде берничә ел рәттән авылда чана шуарга тау ясый. Шуңа аны авыл халкы үзара Ишмай тавы дип йөртә.

Кыш көне нинди генә күңелле уеннар юк: Кар бабай ясау, таудан чанада, чаңгыда, тимераякта шуу... Күбебез бәләкәй чакта урамнан кайтып керми идек. Бияләйләр, итекләр бозга катканчы урамда уйнадык. Ә таудан чанада шуу — балачакның мәңге онытылмаслык истәлеге.

Албайда, шушы авыл кияве Сергей Ишмаев инде 4 ел рәттән үзләренең өе янындагы таудан чана шуу өчен уңайлы итеп, киң эз-урын ясый. Йорты янындагы таулы яр буендагы баганага утлар сузып, таудан төшә торган чана юлын яктырта. Ёлка куеп, аны уенчыклар белән киендерә, гbрляндасын да элә. Әлеге биек таудан башланып аска кадәр дәвам иткән чана юлы «горнолыжка»дан бер дә ким түгел.

Чанаңда выжылдап су буена кадәр шуып төшеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Бу тау кышкы айларда авыл халкының иң яраткан урынына әйләнде дисәң дә була. Яшьләр генә түгел, түтиләр һәм дәдәйләр дә «ватршука»ларын «паровоз»дай, бер-берсенә тагып, күңелләре булганчы таудан шуалар.

«Тагын кайда бар икән мондый рәхәтлек?! Шаккатмалы бит бу! Шоп-шома, чиста тау. Күз ачып йомганчы шуып төшәсең. Яңа ел бәйрәмнәрендә балалар, оныклар белән көн дә шунда йөрдек. Без дә ирем белән, кичләрен өйдә утырганчы дип, «ватрушка»ларыбызны алып, шунда тау шуарга йөрибез. Кайткан кунаклар да аны күрми китми. Күрше Кыерлы, Усали авылыннан да киләләр, хәтта. Мондый рәхәтлек өчен Албай халкы Сергей Ишмаевка рәхмәтле. Кеше күңелен күрә белә ул. Шул тауга шуарга килүчеләрне үзенең «буран»ына утыртып та йөртә. Ә үзе бакча артында гына урнашкан биек тауда әллә ничә метрлы киң эз салып, шуннан чаңгыда шуа. Чын мәгънәсендә, «горнолыжка» ул». Килгән берсе гаҗәпләнә инде», — дип сөйли балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Мишурина.

 

Сергей Ишмаев, чыннан да, тырыш кеше. Узган ел җәй аенда авылда бер чишмәне төзекләндереп, янына Качмануда чумылу өчен купель дә ясап куйды. Быел Албай халкы беренче тапкыр үз авылларында бәйрәм көнне чумылды анда. Авылда узган бөтен бәйрәмнәрдә, концертларда да гитарада уйнап җырлый. Кыскасы, һәрьяктан булган кеше.

Любовь Мишурина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев