Сәйтәктә махсус хәрби операциядәгеләр өчен күлмәкләр үзгәртеп тегәләр
Менделеевск районының Сәйтәк авылында яшәүчеләр, гадәттәгечә, үзләренең актив гражданлык позицияләре белән аерылып тора.
Аларның ярдәм кулы хәрби операциядә катнашучыларга да ирешә. Моңа кадәр алар окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре әзерләп, хәрбиләр өчен эчке киемнәр тегеп җибәргәннәр иде.
Хәзер исә сәйтәклеләр яңа, бик кирәкле эшкә тотынганнар. Алар ир-атларның гади күлмәкләрен махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен уңайлы һәм практик вариантларга үзгәртеп тегәләр. Бу яңартылган күлмәкләр, бигрәк тә, яраланган хәрбиләр өчен зур ярдәм булыр дип көтелә. Аларны хастаханә шартларында куллану бик уңайлы булачак, чөнки мондый күлмәкләрне кию һәм салу җиңел, бу исә, аеруча авыр хәлләрдә, бик мөһим.


Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина үзенең сүзләрендә мондый инициативаны хуплаган һәм күлмәкләр белән ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Бу игелекле эш авыл халкының бердәмлеген һәм хәрби операциядә катнашучыларга булган кайгыртучанлыгын күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев