Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәйтәктә балаларны керәшен күлмәкләре, бизәнү әйберләре белән таныштырганнар

Менделеевск районының Сәйтәк авылында «Мин - әбиемнең оныгы» дигән мастер-класс узган.

Гаилә тарихы һәм йола-гадәтләре белән кызыксыну балаларга үз тамырларын һәм кыйммәтләрен яхшырак аңларга ярдәм итә. Элгәреге милли кием һәм бизәнү әйберләрен киеп карау әби-бабалар белән бәйләнеш тә тудыра.

Шул максаттан, Сәйтәк авылы клубы җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина каникул вакытында кызларны җыеп, аларга керәшен күлмәге, бизәнү әйберләре турында сөйләгән. Балалар борынгылыкны саклаган ул киемнәрне, тамаксаларны, алъяпкычларны кат-кат тотып караганнар. Кыюраклары үз өсләренә киеп, көзге каршында бөтерелгән дә әле. Балалар керәшен киемнәрен бик яратканнар. 

«Гаилә тарихы, традицияләре белән кызыксыну балаларда буыннан буынга тапшырылган мираска карата ихтирам уята. Алар үзләре бер мәртәбә дә күрмәгән элгәреге әбиләре белән ике арада ниндидер бер элемтә барлыкка килүен сизәләр. Әбиләре чорындагы киемнәр, бизәнү әйберләре белән танышу аша, балаларда тарихыбызны өйрәнү, белү теләге уяна», – дип әйтә Ясминур Гыйззәтуллина.

Фотолар: «Без бит Сәйтәктән» төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев