Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Сәйтәклеләр «Капка төбендә» урам концертына җыелган

Халкыбызның мәдәниятен, йола -гадәтләрен саклау максатыннан, #Летовтатарстан проекты кысаларында, урам концерты уздырганнар.

Һәр милләтнең үз традицияләре һәм бәйрәмнәре бар. Аларның күбесе борынгы заманнардан ук килә. Без тизлек заманында яшибез, шуңа да, борынгылар гына түгел, хәтта үзебезнең әти-әниләр буыны уздырган бәйрәмнәр, йолалар турында да белмибез диярлек.

Менә шуңа күрә дә, Сәйтәк мәдәният хезмәткәрләре хәзерге яшьләрне, авылдашларын элгәреге бәйрәмнәр, уеннар белән таныштыруны үзләренә максат итеп куйдылар. Шул максатны тормышка ашырып, шушы көннәрдә авыл халкын «Капка төбендә» дигән бәйрәмгә җыйдылар.

«Шунысы куанычлы , өлкән яшьтәгеләр бик азга гына булса да, үзләренең яшьлекләренә әйләнеп кайткандай булдылар. Чөнки алар чорындагы уеннар, җыру-биюләр искә төшерелде. Элекке вакытларда авылда күрше-тирәнең кичләрен берәр йорт капкасы төбенә җыелып, сөйләшеп, күңел ачып утыру гадәте булган. Без шуны яңарттык. Әле алай гына да түгел, өстәлләр алып чыгып табын кордык, сыйландык. Яна Шалаумова һәм Надежда Тубалова җырлаганда, халык аларга кушылып җырлап утырды. Авылдашларга шундый матур бәйрәм бүләк итә алуыбызга шатланабыз», – дип яза оештыручылар.

Фотолар: Без бит Сәйтәктән төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев