Сәйтәк балалары каникулларны файдалы итеп үткәрә
Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубында махсус хәрби операциядәге егетләр өчен ярдәм итү эшләре туктап тормый.
Шушы көннәрдә генә, җәйге каникулларны файдалы итеп үткәрү өчен, авылның мәктәп укучылары маскировка челтәрен үрүгә кереште.
“Маскировка челтәре үрү ул хәрбиләргә ярдәм итү максаты белән эшләнсә, балаларны мондый эшкә җәлеп итү патриотлык тәрбияләү ысулы да.
Ватанны саклаучылар-солдатлар гына түгел, авыр вакытларда бер-берсенә ярдәм итүче тыныч халык та. Балалар илебезне саклаучы геройлар һәм аларның батырлыкларын истә тотуның мөһимлеге турында белделәр. Бу балаларга үз иле өчен горурлык хисе, илебезне яклаучыларга хөрмәт үстерергә ярдәм итәчәк”, – дип хәбәр итте авылның клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев