Сайлау көнендә «Казан» гаилә үзәге янында зур концерт булачак
14 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фестивале узачак.
Концертның хедлайнерлары Россия эстрадасы йолдызлары Алсу, Клава Кока һәм «Дискотека Авария» төркеме булачак. Алар белән бергә сәхнәгә Татарстанның әйдәп баручы башкаручылары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов һәм башка популяр артистлар чыгачак. Бу хакта Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев сөйләде.
Шәһәр халкын һәм кунакларын федераль һәм республика масштабында яраткан башкаручылары катнашында музыкаль тамаша көтә.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев