Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков: «Халык тәкъдиме белән, гуманитар ярдәм акчалата күрсәтелә»

Мамадыш районының Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков

— Безнең җирлеккә кергән керәшен авылларыннан халык иң күп яши торганы — Юкәче. Бүгенге көндә анда барлыгы 210 кеше тора. Шуларның 130ы үзара салым акчасы түли. Юкәчедә үзара салымны кеше башыннан 2000 мең сум итеп җыйган еллар да буды. Бу үтеп барган елыбызда бер кешедән 1000 сум исәбеннән үзара салым тупланды, аңа бит әле дәүләттән бирелә торган акча да өстәлә. 2025 елда шул акчага авылның ял паркы төзекләндерелде. Спорт мәйданчыгы койма белән тотып алынды. Футбол кырына какпкалар урнаштырылды. Кышын юлларны кардан чистарту, шулай ук, урамдагы электр баганаларының лампаларын алмаштыру да шул үзара салым хисабына башкарыла. Киләсе 2026 елда, гомуми система буенча, багана утлары автомат рәвештә берьюлы янсын-сүнсен өчен, Юкәченең өч урамында «5-ый провод» көйләү күздә тотыла. Үзара салым күләме үзгәрешсез калды. 

Ташлыярда да, халык җыенында килешенеп, үзара салымны 1000 сумнан җыйдык. Ташлыярдагы 100гә якын кешенең 70ләбе үзара салым түли. Быел ул акча зиратка электр генераторы, «отбойный» чүкеч алуга китте. Болар зиратта кабер казыганда кирәк. Зират үләнен чабарга — ике газ чапкычы һәм, шулай ук, корыган агачларны кисү өчен, бензинга эшли торган пычкы да сатып алдык. Яңа елда да үзара салым бер кешегә 1000 сум итеп билгеләнде. Ул кышын юл карын чистартуга, ел әйләнәсе урам баганаларындагы электр лампаларын алмаштыруга китәчәк. Бер лампочка бәясе — 3 мең сум, аны алмаштыручы белгеч тә үз хезмәтен шуннан ким билгеләми. 

Шәдче башы — кечкенә авыл, анда 50гә якын кеше бар. Шуларның 27се үзара салым (2025 һәм 2026 елда — 1000әр сум) түли. Урам баганаларындагы янып чыккан электр лампалары шул акчага алмаштырыла. Кыш айларында Шәдче белән ике арадагы юлның — ул 5 чакрым — карын эттерүгә тотыла.

Илебезнең барлык халкы шикелле үк, безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр дә махсус хәрби операциядәге якташларга үз мөмкинлекләреннән чыгып булышалар. Халыкның үз тәкъдиме белән, бездә гуманитар ярдәм акчалата күрсәтелә. Җыелган акча Мамадыштагы гуманитар ярдәм җыю штабына тапшырыла. 

Быел 9 декабрьдә, беренче мәртәбә, Россия Герое көне уздырылды. Бездә ул бер ел элек махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган карендәшебез, Юкәче авылы егете Вадим Васильевны искә алу кичәсе оештырылды. Вадим хәрби операция башланган 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча киткән иде, ул 36 яшендә һәлак булды. Юкәчедә аның әнисе Лиза түти яши. Өлкәннәр көнендә, башка вакытларда аңа булышып торабыз. 

Яңа ел гаиләләребезгә — муллык, илләргә тынычлык алып килсен иде. Сәламәт һәм бердәм булыйк, карендәшләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев