Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе 19 сентябрьдә булачак
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә 10 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак.
Мондый карар бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде.
«Закон буенча республика Рәисе үз вәкаләтләрен үтәүгә тантаналы шартларда ТР Дәүләт Советы утырышында ант биргәннән соң керешә», — дип сөйләде парламент секретаре Лилия Маврина.
Тантана теле — һәм радио аша трансляцияләнәчәк.
«Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы дәрәҗәле кунаклар катнашында уза. Бу федераль үзәк вәкилләре, РФ субъектлары җитәкчеләре, депутатлар корпусы, Министрлар Кабинеты, ТР Рәисе администрациясе һәм башка катнашучылар», — дип билгеләп үтте Маврина.
Ул ачыклык керткәнчә, барлыгы 770 кешене, шул исәптән 100 ТР Дәүләт Советы депутатын чакыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев