Россиягә 2025 елның җәе иртәрәк киләчәк дип фаразлыйлар
Хәбәрләр

Россиягә 2025 елның җәе иртәрәк киләчәк дип фаразлыйлар

Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итә.

Аның фикеренчә, 30 процент ихтималлык белән быел җәй салкын килергә мөмкин.

«2025 елның җәе иртәрәк килер дим фаразларга мөмкин. Шундый тенденция күзәтелә — җәй фасылының озынлыгы елдан-ел арта», — диде Шувалов.

Шувалов билгеләп үткәнчә, хәзер озак сроклы фаразларның ялгыш булуы ихтимал, чөнки моңарчы илебездә кыш быелгы сезондагы кебек җылы булмый иде. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, соңгы унъеллыкта Россиядә һава торышына бәйле экстремаль вакыйгалар саны арткан.

Элегрәк метеоролог Татарстанда аномаль җылылыкның сәбәбен атаган иде. Якшәмбе, 2 февральдә, республикада һава торышы март башындагы кебек булды.

Шулай ук, төньяктан каты суыклар килмәсә (бу еш булмый торган хәл), яз бик иртә килергә мөмкин. Март аеның шактый җылы булу ихтималы зур.

Татар-информ


Нет комментариев