Россиядә үсемлек маеның бәясе 2-2,5 процентка артырга мөмкин
Хәбәрләр

Россиядә үсемлек маеның бәясе 2-2,5 процентка артырга мөмкин

Сәбәбе — җитештерү күләме 5 процентка кимү. Икътисад фәннәре докторы Леонид Холод «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Моңа кадәр «Известия» газетасы быел үсемлек мае җитештерүнең 5 процентка кимү ихтималы турында хәбәр иткән иде.

«Тәкъдимнең 5 процентка кимүе бәяне гадәттә 2-2,5 процентка арттыруга китерә. Шул ук вакытта бу продукт кинәт кенә кыйммәтләнмәячәк. Базарда тигез урында ыгы-зыгы китереп чыгармасалар, бәясе арту сизелмәскә дә мөмкин», — дигән Холод.

Ватаным Татарстан

 


Нет комментариев