1 сентябрьдән Россиядә мәктәпкәчә белем бирү өчен бердәм цифрлы ресурс эшләтеп җибәреләчәк.
Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Платформага тәрбиячеләр, балалар бакчалары мөдирләре, методистлар һәм ата-аналар өчен методик материаллар кертеләчәк.
Ресурста шулай ук мультфильмнар, матур әдәбият, китаплар, әкиятләр, уенчыклар һәм укытуның уен чаралары тәкъдим ителәчәк. Кулланучылар контентка көз башыннан керә алачак.
Нет комментариев